13 апрельдән 24 апрельгә кадәр Мәскәүдә Россия милли юниор су конкурсының финал чаралары узды, анда традицион рәвештә төбәк этапларында җиңүчеләр катнаша.
Россия милли юниор су конкурсы халыкара Стокгольм юниор су конкурсы (Stockholm Junior Water Prize) составына керә. Быел финалның барлык конкурс чаралары онлайн-режимда узды.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Разил Хафизов «Арча районы Үрнәк поселогында күлләргә геоэкологик характеристика» проекты белән «В.В. Найденко исемендәге Идел елгасы бассейнында су ресурсларын саклау һәм торгызу» номинациясендә җиңүче булды. Фәнни җитәкче - химия укытучысы Сәлимә Әдгәм кызы Корбанова.