9 нчы сыйныфларда имтихан тапшыруның яңа тәртибе билгеле булды

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

2020 елда тугызынчы сыйныфларда йомгаклау имтиханын оештыру һәм үткәрү боерыгы проекты әзерләнде. Документ норматив хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган.

Проект нигезендә, быел тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике мәҗбүри имтихан гына тапшырачак. Рус теле һәм математика буенча сынаулар1 июньнән 31 июльгә кадәр узачак. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, төбәкләргә БДИ даталарын мөстәкыйль сайлау хокукы бирелде. Имтиханнар арасында тәнәфес ике көннән дә ким булмаска тиеш.

Узган еллардан аермалы буларак, төбәкләргә сынауларны үз мәктәпләрендә үткәрү рөхсәт ителә. Димәк, имтихан үткәрү пунктлары эшендә укучыларның укытучылары да катнаша ала. Элек бу мөмкин түгел иде.

БДИ бердәм вакытта - 10.00 сәгатьтә  башлана. Рус теле һәм математика буенча имтиханнар 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International