Әлмәт районында, Татарстандагы кебек үк, «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» акциясе старт алды. 6 апрельдән Әлмәт һәм район мәктәпләрендә укулар яңадан башланды, ул онлайн-платформаларда дистанцион рәвештә уза.
Мәктәп яшендәге берничә бала тәрбияләнүче аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә бер генә компьютер гына бар яки бөтенләй да юк. Мәгариф учреждениеләре балаларның бер өлешен булган компьютерлар белән тәэмин иткән, әмма бу гына җитәрлек булмаган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татнефть” ГАҖ, предприятие җитәкчеләре һәм җирле парламентарийлар ярдәмендә Әлмәт районының 130 баласын компьютерлар һәм гаджетлар белән тәэмин итә алганнар.
«Татнефть» компаниясе үзенең хәйрия фонды аша республика мәктәпләренә ике йөздән артык компьютер, ноутбук һәм планшетлар тапшырды.
Акцияне оештыручы - «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, ул хезмәткәрләр һәм менеджерлар белән бергә мәктәпләргә үз шәхси җайланмаларын тапшырды. Инициативаны компаниянең структур бүлекчәләре һәм аның партнерлары да хуплады.
Вячеслав Колотовкин җитәкләгән «Ультиматум» спорт-техник клубы әгъзалары алты җайланма тапшырды. Компьютерлар, ноутбуклар һәм планшетлар укытуда һәм имтиханнарга әзерләнүдә яхшы ярдәм булачак.