Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) һәм бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) процедураларына цифрлы технологияләрне кертү өчен тизләтелгән адымнар ясаячак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Мәскәү халыкара мәгариф салоны кысаларында "Кризиста һәм аннан соң белемнәр икътисады" түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда белдерде.
Аның сүзләренчә, коронавирус пандемиясе һәм мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү белән бәйле вәзгыять уку процессында цифрлы технологияләрне куллануга сизелерлек этәргеч бирде. "Һичшиксез, цифрлы белем бирүне үстерүгә импульс бирелде. Без боларның барысын элек тә карадык, ләкин хәзер, минемчә, бу юнәлештәге процесслар тизләнәчәк. Без барлык имтиханнарны һәм тикшерү эшләрен тапшыруда цифрлы алымнар куллану буенча эшне көчәйтәчәкбез. Шул ук вакытта без һәрвакыт экспертлар бергәлеге белән әңгәмәгә ачык ", - дип белдерде Анзор Музаев.