Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Мәскәү халыкара мәгариф салоны кысаларында узган панель дискуссиясе барышында Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм Россиядә мәгариф системасын үстерү перспективалары турында сөйләде.
Ул ассызыклап үткәнчә, аналитик эш төбәкләр дәрәҗәсендә генә түгел, конкрет мәктәпләр дәрәҗәсендә дә үткәрелгән. Мәгариф министрлыгы белем бирү оешмалары кабинетлары ничек җиһазландырылганын ачыклаган.
Дмитрий Глушко хәбәр иткәнчә, «Өйдә укырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында да актив эш алып барыла.