Казан радиомеханика көллияте 28 апрельдә онлайн-форматта «Цифрлы КВИЗ» Республика интеллектуаль-эксперименталь конкурсын үткәрде.
Сайлап алу этабы 6 апрельдә Казан радиомеханика көллияте дистанцион укыту платформасында старт алган иде - http://do.krmk.org.
Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы 20 студенты финалга үтте. Катнашучылар мәгълүмати грамоталылык, программалаштыру һәм цифрлы контент булдыру өлкәсендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.