Йомгаклау иншасын уздыруның резерв көне 25 майга күчерелде

2020 елның 1 мае, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) йомгаклау иншасын үткәрүнең резерв срогын 6 майдан 25 майга күчерде.

Төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә бу турыда хат җибәрелгән, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, эпидемиологик вәзгыят һәм аерым төбәкләрдә кабул ителгән чикләү чаралары йомгаклау иншасын тиешле срокта үткәрергә мөмкинлек бирмәсә, Рособрнадзор әлеге төбәкләр өчен инша үткәрүнең башка датасын билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International