Татарстанның Лаеш районы Державин исемендәге Сокура мәктәбенең укытучылар коллективы, үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында дистанцион рәвештә укырга мәҗбүр булган укучыларга багышланган видеоролик яздырды.
Видео бик дулкынландыргыч килеп чыкты. «Без сезне һәм безнең чын тере дәресләребезне бик сагынабыз. Озакламый сезнең белән күрешербез дип бик өметләнәбез. Шатланып мәктәпкә килүегезне көтәбез», — диләр укытучылар.
Укытучылар тәнәфесләр һәм шат балалар тавышы җитмәвен дә әйтә. Мәктәп директоры Гөлнур Габдуллин дистанцион укуның өченче атнасы баруын искәртте.
«Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар. Өченче атна дистанцион режимда укыйбыз. Бик сагындым сезне. Мәктәптә укулар башлануын һәм шатлыклы тавыш яңгырап торуын телим», — дип мөрәҗәгать итте мәгариф оешмасы җитәкчесе.