Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф волонтерлары» проектына яңа катнашучылар - педагогик югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары, магистрантлар һәм укытучылар кушылуын дәвам итә.
Оренбург дәүләт педагогия университеты студентлары педагоглар өчен техник мәсьәләләрне хәл итү ысулларын әзерлиләр, шулай ук укучылар һәм ата-аналар белән аралашалар, аларга укыту материалларын тикшерергә һәм хаталарны төзәтергә ярдәм итәләр.
В.М. Шукшин исемендәге Алтай дәүләт гуманитар-педагогика университетының «Цифрлы волонтёрлар десанты» төбәк мәктәпләре тормышында актив катнаша: студентлар башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналарына ярдәм күрсәтүнең кайнар линиясен һәм кече мәктәп укучылары өчен психологик ярдәм хезмәтен оештырганнар.