Мәгариф министрлыгы быел көллиятләргә һәм техникумнарга документлар кабул итү ничек узачагын билгели торган боерык проектын бастырды.
Документта менә нәрсә турында әйтелә:
"Укуның көндезге формасына керү өчен кирәкле документларны кабул итү 25 августта тәмамлана, тик":
- соңгы ТДИ нәтиҗәләрен рәсми игълан иткәннән соң 20 көн узганчы түгел (тугызынчы сыйныфтан соң укырга керә торган программаларда)
- соңгы БДИ нәтиҗәләрен рәсми игълан иткәннән соң 20 көн узганчы түгел (11 сыйныфтан соң укырга керә торган программаларда).
Иҗади һөнәрләр һәм белгечлекләр өчен барысы да бераз башкача.
"Аерым иҗади сәләтләр, физик һәм/яки психологик сыйфатларны таләп итә торган белгечлекләр буенча укытуның көндезге формасына керү өчен кирәкле документларны кабул итү 15 августта тәмамлана, ләкин киләсе очраклардан да иртәрәк түгел:
- соңгы ТДИ нәтиҗәләрен рәсми игълан иткәннән соң 10 көне узганчы (тугызынчы класстан соң укырга керә торган программаларда);
- соңгы БДИ нәтиҗәләрен рәсми игълан итү көненнән соң 10 көн узганчы (11 сыйныф укучылары укырга керә торган программаларда).
Читтән торып укучылар өчен нинди яңалыклар?
Көллият яисә техникум читтән торып уку программаларына документлар кабул итү срокларын үзе билгеләргә мөмкин.
"Буш урыннар булган очракта керү өчен кирәкле документларны кабул итүне оештыру 25 ноябрьгә кадәр озайтыла".
Документларны ничек тапшырырга? Приказ проектында мондый вариантлар тәкъдим ителә:
"Керүчеләр гомуми файдаланудагы яисә электрон формадагы почта элемтәсе операторлары аша кабул итү турында гариза һәм кирәкле документларны тапшыра ала".
- оешманың рәсми сайты функционалыннан файдаланып, көллиятнең яисә техникумның электрон почтасы аша;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары сервисларыннан файдаланып.
Көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар өчен тагын бер мөһим яңалык. Мәгариф министрлыгы боерыгының тагын бер проекты чыгарылыш квалификация эшләрен һәм дәүләт имтиханнарын яклауның дистанцион рәвештә узарга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Шулай ук чыгарылыш гамәли квалификация эшен яклауны һәм имтиханны башка срокка күчерү мөмкин.