Тәтеш укытучылары медицина хезмәткәрләре өчен өч йөз битлек теккән

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Укытучылар Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә 300 битлек тапшырган. Алар Covid-19 коронавирусының таралуын кисәтү өчен медицина битлекләре тегүне оештырган.

Волонтерлар отряды составына шәһәр балалар бакчалары педагоглары, өстәмә белем бирү үзәге һәм Тәтеш татар мәктәбе хезмәткәрләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International