2020 елның 16 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү буенча дистанцион форматта курслар оештырылды һәм уздырылды. Аларда Татарстан Республикасының 236 педагогик хезмәткәре катнашты. Уку дәвамында тыңлаучылар лекция материалларын өйрәнде, вебинарларда катнашты.