Россия төбәкләрендә булган катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019/20 уку елында урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр турында боерык проекты әзерләнде. Хәзерге вакытта проект иҗтимагый фикер алышу өчен федераль норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
ГИА уздыруның расланган үзенчәлекләрен куллану яки традицион форматта аттестация үткәрү турындагы карар Федерациянең һәр субъектында эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып кабул ителәчәк.