Кечкенә каникуллардан соң "Белем дөньясы" программасы "Татарстан-24" телеканалында үз тапшыруларын башлап җибәрә.
Бүген - 1 майда 18:30 да күрсәтеләчәк чыгарылыштан сез Даун синдромы булган балалар инклюзив белемне кайда һәм ничек алуын; нинди көллияттә чыгарылыш укучыларына зур күләмдә акча түләргә әзер булган һөнәр бирүләрен белерсез; укытучыларга һәм ата-аналарга атап төшерелгән көтелмәгән видеоларны күрерсез.
"Белем дөньясы" тапшыруы киң даирә тамашачыларга исәпләнгән. Бу программа укытучылар һәм укучылар, балалар һәм ата-аналар, мәктәптә һәм аннан читтә тормыш турында.
"Белем дөньясы" тапшыруы татар телендә чыга, әмма рус телендәге субтитрлар белән алып барыла. Тапшыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнелә.
Программа "Татарстан-24" каналында һәр җомгада 18:30 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру шимбә көнне - 8:30; сишәмбе көнне - 9:30 һәм 12:30 кабатлана.