КФУ IT-лицее укучысы "Сириус" үзәгенең “Информатика. Юниорлар" белем бирү программасында катнашырга чакырылды

2020 елның 2 мае, шимбә

Казан федераль университетының IT-лицее 7 класс укучысы Тимур Лузгов  "Сириус" белем бирү үзәгенең (Сочи) “Информатика. Юниорлар" белем бирү программасында катнашырга чакырылган укучылар исемлегенә керде. “Информатика. Юниорлар" программасында информатика буенча теоретик һәм практик дәресләр, олимпиадаларның сынау турлары, әйдәп баручы педагогларның лекцияләре һәм семинарлары каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International