Мәгариф министрлыгы укытучыларның квалификация категорияләренең гамәлдә булу вакытын озынайтты

2020 елның 2 мае, шимбә

Министр Сергей Кравцов, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, педагогик хезмәткәрләрнең 2020 елның 1 апреленнән 1 сентябренә кадәрге чорда тәмамлананачак квалификация категорияләренең гамәлдә булу вакытын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы боерыкка кул куйды. Боерык Россия Юстиция министрлыгына теркәлүгә юнәлтелгән һәм якын арада үз көченә керәчәк. Шул рәвешле, педагоглар өчен моңа кадәрге кебек квалификация категориясе өчен түләү алу мөмкинлеге сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International