«Урта һөнәри белем: онлайн» - Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналының апрель номеры темасы. Чыгарылыш көллиятләрнең һәм техникумнарның эш тәҗрибәсенә багышланды, алар чикләү чаралары чорында, дистанцион технологияләр кулланып, студентларны өйдә укыту өчен, үз эшләрен оператив рәвештә үзгәртеп кордылар. Төп теманы Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко ача. Ул билгеләп үткәнчә, килеп туган вәзгыятьтә студентлар һәм педагоглар яңа чакыруларны лаеклы башкарып чыгалар, шулай ук йомгаклау аттестациясе сроклары, агымдагы шартларда практика узу һәм алдан һөнәри әзерлек үзәкләре эше турында сөйләде.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф хәбәрләре” электрон журналын әлеге сылтама аша укырга мөмкин - https://vestnik.edu.ru/.