Белем бирү процессын илдәге эпидемиологик вәзгыять аркасында дистанцион форматка күчерүнең беренче көннәреннән Мәгариф министрлыгы, төбәкләрдәге мәгариф белән идарә итү органнары белән берлектә, укучыларга һәм укытучыларга уку һәм эшләү өчен техника алырга ярдәм итә. Бүгенгә кирәкле компьютерлар, планшетлар һәм ноутбуклар белән 200 меңгә якын мәктәп укучысы һәм бөтен ил буенча 19 меңнән артык педагог тәэмин ителгән. Компьютер һәм ноутбуклар алган 30 меңнән артык бала - 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары. 19 меңнән артык бала - күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән. Мәгълүматлар Мәгариф министрлыгына бөтен илдән килә.