Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәкләрдәге мәгариф белән идарә итү органнары белән балаларның җәйге ял системасын оештыру өчен кирәкле чаралар турында фикер алышты. Март ахырында илдә коронавирус таралу һәм балаларның сәламәтлеген саклау зарурлыгы уңаеннан Министрлык балалар ялы лагерьларында ("Артек", "Орлёнок", "Океан", "Смена") планлы сменаларны гамәлдән чыгарды. Шул ук үрнәккә төбәк органнары да иярде.
Җәйге савыктыру кампаниясе һәр конкрет субъектта эпидемиологик вәзгыять мөмкинлек биргән вакытта киң колачлы рәвештә җәелеп китә алсын өчен, Сергей Кравцов төбәкләрне балалар ялы лагерьларын тиешле төбәк реестрларына кертергә чакырды. Нәкъ менә мондый исемлеккә кертелгән оешмалар, Роспотребнадзордан тиешле рөхсәт бирелгәч тә, быел үз ишекләрен ача алачак. Исемлекләр һәр субъект тарафыннан рәсми ресурсларда бастырылачак.