Казан федераль университеты өчен тагын ике яңа корпус төзеләчәк. Бу хакта югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
– Бүген безгә яңа лабораторияләрне булдыру өчен яңа корпуслар җитми. Бу – төп проблема. Республика җитәкчелеге ярдәме, аның белән килештерү белән ике яңа кампус проектын ясый башладык. Аның берсе Казансу буенда MBA мәктәбе өчен булачак”, – дип сөйләде ректор. Моннан тыш, икенче бинада табигать-фәнни циклы һәм IT-технологияләре лабораторияләре урнашачак.
Быел КФУга керүче абитуриентлар өчен 5300 бюджет урын каралган. Узган ел бу сан 300гә артыграк булган. Югары уку йорты студентлары өчен гомуми урыннар саны – 15 мең.