Башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануы турындагы закон 1 майдан үз көченә керә, мәктәпләр укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә 2020 елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр күчәргә тиеш булачак.
Россия Президенты Владимир Путин гыйнвар аенда Федераль Җыенга юлламасында Россиядә барлык башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар туклану белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде. Ул Министрлар Кабинеты һәм төбәкләргә 2020 елның сентябреннән 2023 елның сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклануга күчүне тәэмин итәргә йөкләде.
Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 18 февральдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 26 февральдә хупланды. Президент 1 мартта документка кул куйды, ул басылып чыкканнан соң 60 көн узгач үз көченә керергә тиеш.