Лаеш укучысы Бөтенроссия фәнни конференциясе призеры булды

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Лаеш районының Никольское мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Виталина Косова укучыларның Н. И. Лобачевский исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференциясендә өченче урын яулады. 

Укучы кыз «Россия халыклары тарихы» секциясендә «Халык бәйрәмнәре — үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче звено» темасына тикшеренү эшен тәкъдим итте.

Кызның фәнни җитәкчесе — тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Косова.

Конференция дистанцион форматта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International