Россия югары уку йортлары, коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыятьтән чыгып, 2020 елда чыгарылыш кичәләрен уздыру турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә тиеш.
"Тантаналы чараны уздыру турындагы карарны югары уку йортлары, агымдагы ситуациядән чыгып, мөстәкыйль кабул итә. Әлеге вәзгыять мәгариф турындагы РФ законнары белән регламентланмый. Укучыларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү максатларында югары уку йортлары барлык санитария куркынычсызлыгы чараларын истә тотарга тиеш", - диелә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы җавабында, ул Хөкүмәт тарафыннан илдәге вәзгыять турында мәгълүмат бирү өчен булдырылган стопкоронавирус.рф ресурсы Telegram-каналында урнаштырылган.