150 меңнән артык кеше «Үлемсез полк онлайн» гомумроссия акциясендә катнашачак

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Быел "Үлемсез полк" гомумроссия акциясе 9 майда онлайн-форматта узачак. Анда катнашу өчен "Россиянең Үлемсез полкы" сайтында яки "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә мини-кушымталар аша анкета тутырырга кирәк. Анкетага Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларның фотосурәтләрен һәм портретларын да беркетәсе. Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International