"Зур тәнәфес"тә Җиңү атнасы старт алды

2020 елның 5 мае, сишәмбе

4 майда “Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсының яңа тематик атнасы башланды. "Хәтерлә!" атнасы тарихи хәтергә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

"Хәтерлә!" атнасы башланыр алдыннан "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" берләшмәсендә #ОкнаПобеды акциясе башланып китте. Конкурста катнашучылар акцияне уздыру инициативасы белән чыкты һәм мәктәп укучыларына аларның гаиләләре белән бергә Җиңү бәйрәменә үз йортлары һәм фатирларының тәрәзәләрен бизәргә тәкъдим ителде. Эшләрнең фото яки видеосын #ОкнаПобеды хештегы астында "Зур тәнәфес" паблигында һәм социаль челтәрләрдә үз битеңдә урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International