Башка төбәк мәгариф оешмаларында укучы, ләкин хәзерге вакытта өйләренә кайткан укучылар яшәү урыны буенча ДЙА тапшырачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Бу, аерым алганда, интернат мәктәпләр, сәләтле балалар өчен мәктәпләр, кадет, суворов училищелары һәм Оборона министрлыгының төрле төбәкләрдән чыгарылыш сыйныф укучылары укыган башка мәгариф оешмаларына кагылачак. Тиешле аңлатма хаты Рособрнадзор тарафыннан РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнарына юлланган. Мондый балалар укыган мәгариф оешмалары үзләренең чыгарылыш укучыларыннан башка төбәк территориясендә ДЙА үтәргә теләкләре турында мәгълүмат җыярга, электрон күчермәләр алырга һәм аларны ышанычлы каналлар буенча үз төбәкләренә җибәрергә тиеш.