Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче укытучысын 75 яшьлек юбилее белән котлады

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Instagram, «ВКонтакте» һәм Twitter сәхифәләрендә укытучысы һәм сыйныфташлары белән төшкән фотоны һәм татарча котлау сүзләре урнаштырган.

"Минем беренче укытучым Римма Рәүф кызына бүген 75 яшь тула. Ихлас күңелемнән Сезгә рәхмәт сүзләремне тапшырам һәм туган көнегез белән котлыйм! Нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!" диелгән әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International