Укучылар өчен тормыш иминлеге нигезләренең яңартылган курсына мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык темаларын керттеләр, дип белдерде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Шойгу "Россия-24" телеканалы эфирында.
Аның сүзләренә караганда, ОБЖның яңартылган курсында шәхси мәгълүматларның сакланышына һәм психологик куркынычсызлык белән бәйле чараларга зур игътибар бирелә.