Татарстанлылар беренче тапкыр онлайн-режимда узачак «Пушкин диктанты»нда катнаша алачак

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

"Пушкин диктанты" акциясенең темасы быел "Пушкин белән сәяхәт" дип аталачак, чара үткәреләчәк башкала дип Санкт-Петербург сайланды. Әлеге халыкара акция, гадәттәгечә, 6 июнь, Рус теле һәм Пушкинның тууына 220 ел тулган көнне узачак. Ул инде алтынчы тапкыр оештырыла. Акцияне оештыру  эшләре белән мәгариф һәм фән үсеше буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе һәм «Әдәбият һәм рус теле укытучылары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы шөгыльләнә. Оештыручылар быел беренче тапкыр онлайн-катнашу өчен версия әзерлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International