КФУның яшь галимнәре - В.И.Вернадский һәм М.В.Остроградский исемендәге стипендияләр лауреатлары

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Казан федераль университеты яшь галимнәре Россиядә Франция Илчелеге аспирантлары өчен В.И.Вернадский исемендәге стипендиясе һәм М.В.Остроградский исемендәге стипендия лауреатлары булдылар.

Франциянең Россиядәге илчелеге уртак Россия-француз аспирантурасында фәнни белгечлекләрнең киң спектры буенча белем алу өчен стипендияләр алуга бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Стипендия Франциядә булу чыгымнарын каплый (беренче елга 3 ай, икенче һәм өченче елларда 6 ай, соңгы елда 3 ай) һәм 4 календарь елга исәпләнгән.

Быел А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының органик химия кафедрасының өч вәкиле дөньяда химия өлкәсендә әйдәп баручы университетларның берсе булган Страсбург университеты белән берлектә тикшеренүләр үткәрү мөмкинлегенә ия булды. Сүз уңаеннан, әлеге университетта химия буенча өч Нобель лауреаты эшли. В.И.Вернадский исемендәге стипендия ияләре магистр, органик кушылмаларны тикшерү лабораториясе лаборанты Дмитрий Занков һәм 5 курс студенты Иван Харюшин булды, ә аспирант Аделия Фатыйхова М.В.Остроградский исемендәге стипендия лауреаты дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International