Мантуров белдергәнчә, Россиядә 1 сентябрьгә мәктәп формасы белән проблемалар булмаячак

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Россиядә, коронавирус белән вәзгыять аркасында, яңа уку елына мәктәп формалары җитештерү буенча  проблемалар туа алмый, чөнки төп күләмдә инде алар тегелгән, дип хәбәр итте журналистларга сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. "Нигездә, җитештерү циклын исәпкә алып, [тегү] октябрьдән мартка кадәр бара. Төп күләм инде тегелгән, 1 сентябрьгә кадәр мәктәп формасы белән проблемалар булу мөмкин түгел", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International