Конкурста бөтен Россиядән мәктәп укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Мәскәү белем бирү сыйфаты үзәге (МЦКО) "БДИны 100 гә" Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча киңәшләр конкурсына иҗади эшләр кабул итү вакытын 31 майга кадәр озайтты. Конкурс ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларына нәтиҗәле һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга кызыксыну белән әзерләнергә ярдәм итүче тәкъдимнәрне белү, ачу һәм гомумиләштерү максатыннан үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен үз киңәшләрегезне эссе, видео яки презентация рәвешендә әзерләргә, аларны konkurs@mcko.ru электрон почтасына җибәрергә, эш темасын һәм контактлы мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат егэна100.рф порталында, МЦКО сайтында һәм үзәкнең социаль челтәрләрдәге битендә бастырылган.