Коронавирус аркасында гомуми үзизоляция чорында баланың вакытын уздырырга белем бирү һәм күңел ачу интернет-ресурслары ярдәм итәчәк. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әти-әниләр өчен белешмәсендә әйтелә. Министрлыкта ата-аналарга аларның балаларының ни белән кызыксынуын белергә һәм тиешле онлайн-порталны яшь нигезендә сайларга киңәш итәләр. Хайваннарны яратучылар өчен дөньяның төрле зоопарклары порталына барырга киңәш ителә, алар хәзер хайваннарны онлайн режимында күзәтергә мөмкинлек бирә. Театрлаштырылган тамашаларны яратучыларга язмада яки туры эфирда спектакльләр тәкъдим ителә. Баланы сәнгатькә һәм аның белән бергә илебезнең һәм дөньяның танылган музейларына - Эрмитаж, Политехник музей, Третьяков галереясенә чакырыгыз, диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсендә. Шулай ук ведомствода мәгариф турында онытмаска һәм электрон китапханәләргә, физика һәм химия буенча виртуаль лабораторияләргә, куркынычсызлык буенча балалар сайтларына керергә киңәш ителә.