МДУ ректоры Виктор Садовничий рәислегендә узган Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы утырышында мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов, эксперт комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьлары, шулай ук РСОШ әгъзалары катнашты.
Агымдагы уку елында олимпиадаларның сайлап алу этапларында 2 миллионнан артык укучы катнашты. 2020 елның 27 апреленә 2019/20 уку елында мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә кертелгән 58 олимпиаданың йомгаклау этаплары уздырылды, шул ук вакытта 51 профиль буенча 22 олимпиаданың йомгаклау этаплары кичектерелде. Әлеге олимпиадаларда 11 сыйныфлардан 16 меңнән артык укучысы катнашыр дип планлаштырыла.
РСОШ 2019/20 уку елында олимпиадада катнашучыларның шәхесен идентификацияләү һәм алар тарафыннан олимпиада регламентының үтәлешен контрольдә тоту аша реаль вакыт режимында тәэмин итә торган дистанцион технологияләр кулланып, олимпиадаларның йомгаклау этапларын уздыруны рөхсәт итәргә тәкъдим итте.
Сезне кызыксындырган олимпиадалар сайтларындагы яңалыкларны күзәтеп барырга һәм йомгаклау этабын үткәрү форматы һәм расписаниесе турында мәгълүматны әлеге сайтлардан карарга киңәш итәбез.