«Россия тәрбиячеләре» онлайн-фестивалендә мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтәчәкләр

2020 елның 9 мае, шимбә

"Россия тәрбиячеләре" зур онлайн-фестивале дәвам итә, ул 28 апрельдә старт алды һәм өч ай дәвам итәчәк. Проектның төп максаты - Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда педагогларның һәм ата-аналарның гомуми һәм һөнәри мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү, кызыксынучы субъектларның игътибарын мәктәпкәчә белем бирү проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү юлы белән ярдәм итү. Конкурс чаралары ике юнәлештә үткәрелә. «Россия тәрбиячеләре» мәктәп алды марафоны педагогларның иң яхшы тәҗрибәләрен берләштерәчәк, ә экспертлар, галимнәр һәм методистлар «12 онлайн-конференция» проектында катнашачак, анда алар үз эшләнмәләре турында сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

15 майда Мәскәү вакыты буенча  9:00 дән 12:00 гә кадәр «Инлюзив белем бирү программаларын гамәлгә ашыру» онлайн-конференциясе узачак. Чаралар программасы фестиваль сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International