"Яндекс" мәктәп укучылары өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор булдырды

2020 елның 9 мае, шимбә

"Яндекс" компаниясе мәктәп укучылары өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор булдырды. Хәзер балалар һәм ата-аналар "Яндекс.Мәктәп"тә балаларга файда белән вакыт үткәрергә ярдәм итәчәк өстәмә дәресләр турында мәгълүмат табарга мөмкин. Өстәвенә, онлайн режимда. Проект Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте (НТИ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы белән бергә эшләтеп җибәрелде. Навигатор компания март аенда эшләтеп җибәргән читтән торып уку платформасы булган "Яндекс.Мәктәп" базасында эшли. Анда БДИ һәм ТДИга әзерлек өчен төрле фәннәр буенча видеодәресләр һәм курслар бар. Өстәвенә - кече сыйныфлар өчен онлайн һәм интерактив биремнәр уздыру сервисы. Беренче айда дистанцион белем бирү өчен яңа платформа белән 2 миллионнан артык укучы файдаланды. Алар мәктәп предметлары буенча видеодәресләрне 3,5 миллион тапкыр караган. Хәзер Яндекс.Мәктәп каталогында инженерия һәм конструкцияләү буенча дәресләр дә, нейротехнологияләр буенча курслар да табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International