«Татарстан-24» каналында бүген «Белем дөньясы» программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген «Татарстан-24» телеканалында «Белем дөньясы» программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк.

8 майда 18:30да күрсәтеләчәк чыгарылышта  дистанцион белем бирүнең беренче нәтиҗәләре турында, балалар һәм өлкәннәр нинди проектларда катнашырга өлгергәннәр, мәктәп яшендәге 14 баласы булган гаилә онлайн-укытуга ничек  җайлаша алуы хакында сөйләячәкләр.

Әгәр дә сез программаны җомга көнне карарга өлгермәсәгез, телевизорны шимбә көнне - 8:30да һәм сишәмбе көнне - 9:30 һәм 12:30 да кабызырга мөмкин.

«Белем дөньясы» тапшыруы татар телендә чыга, әмма рус телендәге субтитрлар белән алып барыла. Тапшыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча әзерләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International