Мәгариф министрлыгының 2019/2020 уку елында мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасын үткәрүнең үзенчәлекләре турында боерыгы Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
"РФ территориясендә COVID-19 таралу куркынычы булу сәбәпле... 2019/20 уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасын уздыру үзенчәлекләрен расларга боерам", - диелә документта. Аның нигезендә һәр предмет буенча олимпиаданың йомгаклау нәтиҗәләре региональ этап нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларга нигезләнеп бирелә. Агымдагы уку елында (гади сүзләр белән әйткәндә - 11 нче сыйныф укучылары) урта гомуми белем бирүнең төп программаларын үзләштерүне төгәлләүче һәм йомгаклау этабында катнашу өчен кирәкле баллар туплаган катнашучылар "2019/20 уку елы олимпиадасында призерлар дип таныла".