Чистай шәһәренең 4 нче мәктәбе педагоглары тыл хезмәтчәне Владимир Бычковка юбилей медале тапшырды. 55 ел гомерен ул елга флотына багышлаган, хезмәт юлын юнга һәм матростан алып транзит елга суднолары капитаны-остазына кадәр үткән. Сугыш елларында ул, ун яшьлек малай буларак, махсус рейслар башкарган "Яков Воробьев" пароходында булган. Владимир Иванович капитан улы, аның бөтен гаиләсе елга флотында хезмәт иткән. Каникулларын ул пароходта үткәрә, елга эшенең нигезләренә өйрәнә, һәм нәкъ менә шунда ул сугышның башлануын белә.