Бәйрәм, сессия һәм кабул итү кампаниясе онлайн узачак

2020 елның 12 мае, сишәмбе

8 майда КДЭУда гыйльми советның киңәйтелгән утырышы булды, анда уку елын тәмамлау нәтиҗәләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар турында фикер алыштылар. Онлайн-режимда узган утырышта 300 ләп кеше катнашты. Быел энергоуниверситетта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган гаммәви чаралар - парад, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган энергетикларга мемориал ачу, ветераннарга истәлекле медальләр тапшыру һәм һәлак булган геройлар каберләренә веноклар салу - сентябрь аена күчерелде.

Шулай ук быел университетта йомгаклау аттестациясе дә дистанцион рәвештә булачак.

2020 елның кабул итү компаниясе дә дистанцион технологияләр кулланып узачак. Аны уздыруның конкрет сроклары БДИ тапшыру срокларына бәйле булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International