12 май - Экологик белем бирү көне

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

12 майда Россиядә Экологик белем көне билгеләп үтелде. Максаты барлык фәннәрдә һәм кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемнәрне актуальләштерү булган әлеге бәйрәм 1991 елда гамәлгә керде.

Экологик белем - бер генә көнгә түгел, ә мәктәпкәчә яшьтән башлап кешенең бөтен аңлы тормышына кагылган өзлексез процесс.

2019 елда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экология белеме белән 139 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала шөгыльләнә. Экологик белемнәр гомуми белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында 15 меңнән артык укучыны үз эченә алган түгәрәкләр берләшмәләрендә, электив курсларда, факультативларда, фәнни берләшмәләрдә туплануын дәвам итә. Уку елы дәвамында укучылар экология конференцияләрендә актив катнашалар, җәйге экология лагерьларында белем алалар.

Гадәттә бу көнне республикабызда экологик белем бирү һәм практик чаралар уза: «Беренче чәчәкләр», «Чишмә», «Ак каен» операцияләре, табигатьне саклау буенча күргәзмәләр, конференцияләр һәм конкурслар, агач утырту, елгалар һәм сулыклар ярларын чистарту, парклар җыештыру, территорияләрне яшелләндерү оештырыла. Күпләр өчен экология белеме урта махсус уку йортларында (11 662 студент) һәм югары уку йортларында (13 647 студент), югары уку йортларында экология өлкәсе белгечләрен яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү курсларында дәвам итә. Без яклауга һәм саклауга мохтаҗ дөньяда яшибез. Шуңа күрә безнең уртак йортыбыз - Җир язмышы кадерле булган һәркем экологик белемнәрдән башка яши алмый дип ышанабыз..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International