15 майда КФУда “Кабул итү кампаниясе – 2020” буенча турыдан-туры эфир оештырыла

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Казан федераль университетында 2020 елда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир оештырыла. Чара 15 майда 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) берьюлы берничә онлайн-платформада узачак.

Агымдагы елда КФУда кабул итү кампаниясе беренче чиратта КФУның  «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәре кебек дистанцион технологияләрне максималь кулланып оештырылачак.

Онлайн-кабул итү үзенчәлекләре турында Уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский, Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров сөйләячәк һәм абитуриентларның, ата-аналарның барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук “ВКонтакте” һәм YouTube битләрендә. Социаль челтәр һәм видеохостинг чатларында сораулар бирергә мөмкин булачак.

Турыдан-туры эфирда 2020 елда КФУга укырга керү буенча иң кызыклы сорауларга җаваплар әйтеләчәк: теркәлү һәм «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәреннән куллану, документларны электрон тапшыру, керү сынауларын дистанцион тапшыру, шулай ук чит ил гражданнарын кабул итү үзенчәлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International