Россия Мәгариф министрлыгының «Өй сәгате» онлайн-марафоны кысаларында җәмгыять белеме буенча БДИга әзерлек турында сөйлиячәкләр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

13 майда 12:00дә "Өй сәгате" онлайн-марафонының беренче эфиры старт ала, аны җәмгыять белеме буенча төбәк предмет комиссиясе рәисе, Волгоград дәүләт социаль-педагогика университетының хокук һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Анна Хорошенкова үткәрәчәк. Ул җәмгыять белеме буенча БДИга ничек әзерләнергә икәнен сөйләячәк. Икенче эфир 16:00 дә узачак. Гомуми биология һәм биоэкология кафедрасы доценты, Мәскәү дәүләт өлкә университеты деканы урынбасары Антон Москаев "Фатир тәрәзәсеннән тере дөнья. Мәктәп укучысы буларак биология буенча үз якыннарына экскурсия үткәрергә һәм проект-тикшеренү эшләре өчен тема сайларга" дип аталган  дәрес үткәрәчәк. . Онлайн-марафонны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International