Бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кичектерелә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Моңа кадәр БДИ 8 июньнән соң була дип хәбәр ителгән иде. Хәзер бу срок тагын да кичектерелә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.

«Мондый карарны сәламәтлек саклау органнары киңәше буенча кабул иттек. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне һәм укучылар белән педагогларның сәламәтлеген саклау кирәклеген исәпкә алып, имтихан кичектерелә», — дип аңлатканнар министрлыкта.

Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.

Соңрак Рособрнадзор БДИны июньнең икенче яртысында уздыру ихтималын хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International