Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә уку елын тәмамлау буенча тәкъдимнәр җибәрде

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә уку елын тәмамлау буенча тәкъдимнәр җибәрде.

Рекомендацияләрдә мәгариф оешмасының бер бинасында кеше санын минимумга кадәр киметү зарурлыгы юк, диелә. Шул ук вакытта дистанцияне кимендә 1,5 метр ара калдырып үтәргә кирәк.

«Төрле сыйныфларны кушу, сыйныфларны берләштерү, төрле яшьтәге төркемнәрне берләштерү рөхсәт ителми. Һәр уку төркеменә балаларның учреждение биналарында күчеп йөрүен минимальләштерү, шулай ук дәресләрне төрле вакытта башлау өчен тиешле кабинет беркетелергә тиеш», — дип искәртте  Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко.

Рекомендацияләрдә билгеләнгән төп мәсьәләләрнең берсе булып, бинаны дезинфекцияләү, һаваны зарарсызландыру өчен Россия җитештерүчеләренең техник чараларын сатып алу, шулай ук термометрия үткәрү тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International