Казанда "Дәрескә - бергә" федераль социаль проекты кысаларында инклюзив методикалар бәйгесе узды. Быел финал онлайн режимда булды. Әлеге конкурс - инклюзив белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы, анда педагоглар махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны белем бирү процессына уңышлы җәлеп итү методикалары белән уртаклашалар.
Агымдагы елда иң яхшы инклюзив практикалар фестивалендә “Дәрескә - бергә” федераль социаль проектында катнашучы мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр һәм балалар бакчалары, инклюзив белем бирү практикасын кулланучы барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. Конкурска 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 31 педагогтан, тәрбиячеләрдән һәм белгечләрдән 13 гариза, шулай ук 11 гомуми белем бирү мәктәбеннән 28 педагогтан 11 гариза кабул ителгән. Кайбер балалар бакчалары бәйгегә 2-3 гариза җибәрде.
"Балалар бакчасында иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр" номинациясендә җиңүче дип Казан шәһәренең Яңа Савин районының катнаш төрдәге 12 нче балалар бакчасы педагоглары танылды.
"Мәктәптә иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр" номинациясендә Казан шәһәренең Вахитов районы 1 нче мәктәп педагоглары җиңүче дип табылды.