Мәгариф министрлыгы быелның 12 маеннан 31 октябренә кадәр Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә. Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, ул онлайн-форматта узачак. Конкурска әзерләнгәндә, укучылар иҗади сәләтләрен күрсәтә, текстлар иҗат итү талантын үстерә, рус теле һәм әдәбиятыннан белемен күрсәтә алачак. Укучыларга инша язу өчен берничә дистә тема тәкъдим ителә. Шулар арасында, мәсәлән, «100, 200 ел узачак, беркем дә сугышны оныта алмаячак...» - 2020 ел - Хәтер һәм дан елы, «Җирдә иң салкын материк» - Антарктида ачылуның 200 еллыгы, «Китап - бер буынның икенчесенә рухи васыяте» - әдәби әсәрләрнең юбилейлары. Федераль этапта 100 катнашучы конкурста җиңүче булачак, иң яхшы эшләрне җыентык итеп бастырачаклар. Федераль этапта җиңүчеләрне Мәгариф министрлыгы Мәскәүдә тантаналы чарада бүләкләячәк.