28 марттан Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявка биргән өлкән сыйныф укучылары саны 250 мең кешедән артып китте. Катнашучыларны теркәү 23 июньгә кадәр дәвам итә. Конкурста 8-10 нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Дистанцион этап https://bolshayaperemena.online сайтында уза.