Мәгариф министрлыгы «Безнең Җиңү 75» конкурсында катнашырга чакыра

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Катнашучылар https://leader-id.ru/event/48072/ адресы буенча кереп теркәлергә тиеш. Конкурсның максаты - яшүсмерләрдә һәм яшь кешеләрдә үз иленең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, үз төбәгенең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә, буыннар бәйләнешен ныгытуга багышланган тикшеренү эшләрен уздыру өчен шартлар тудыру.

Конкурс өч этапта уздырыла. Катнашучылардан гаризалар һәм материаллар 2020 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. 2020 елның ноябрендә эксперт советы эше нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 9 декабрьдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында узачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла. Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә - https://leader-id.ru/event/48072/ һәм https://futureinyou.ru/contests/19/.

Хәтер һәм дан елында Мәгариф министрлыгы укучыларны патриотик тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Министрлык 20 дән артык масштаблы проект алып бара, аларга мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм илнең барлык төбәкләрендәге педагоглар да кушыла. Тулы исемлек Министрлыкның рәсми сайтының "Хәтер һәм дан елы" дип аталган махсус бүлектә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International