Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең “Яхшылык каникулга китми” конкурсы башланды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Волонтерлык отрядлары арасында уздырылучы «Яхшылык каникулга китми» бәйгесенең яңа сезоны башланды. Ул Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафыннан оештырыла. Катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Бәйгедә катнашырга дәүләт, муниципаль бюджет яисә автоном гомуми белем бирү оешмаларының ирекле отрядлары чакырыла. 8-17 яшьлек 4-15 кешедән торган отряд командасы үз эшчәнлеген куратор җитәкчелегендә башкарырга тиеш. Быел конкурс җиде номинациядә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International